«Легенда» хәрби-патриотик клубы командасы «Шәфкатьлелек тартмасы» волонтерлык хәрәкәте белән берлектә чираттагы мичләр партиясен җибәрүгә әзерләде.
Алар өлешчә мобилизацияләү кысаларында хезмәткә чакырылган нурлатлылар өчен билгеләнгән.
- Безнең мичләр кыр шартларында якташларыбызга яхшы хезмәт итәчәк. Алар компакт, уңайлы һәм ышанычлы - сугышчыларны җылытачак һәм аларга һәрвакыт кайнар төшке аш булачак, – дип уртаклашты «Легенда» җитәкчесе Владимир Малыгин.