Нурлат муниципаль районы Башлыгы Алмаз Әхмәтшин Нурлатта яшәүче хезмәт ветераны Валерий Трофимычевның Яңа ел теләген тормышка ашырды – аңа плазма телевизоры, Яңа ел бүләкләре тапшырды, ныклы сәламәтлек, бәхет теләде.
"Бер ай элек теләкләр чыршысының Бөтенроссия сайтына хат яздык. Эш шунда ки, безнең әти инвалид, һәм без «60 яшьтән өлкәнрәк инвалид пенсионерлар» категориясенә кердек. Безнең әтигә инде 70 яшь», – диде Валерий Михайловичның килене Юлия Трофимычева.
Күп еллар Себердә нефть химиясе комбинаты төзелешендә эшләгән хезмәт ветераны сөйләвенчә, аннары кече ватанына, Нурлатка кайткан, тимер юлда НУАДта эшләгән, күптән инде яңа телевизор теләгән.
"Минем телевизор совет чорыннан бирле. Алмаз Сәлимовичка бүләкләр өчен рәхмәт, яңа ел тапшыруларын яхшы телевизорда караячакмын», - диде Валерий Михайлович.