2022 елның 31 декабреннән 2023 елның 2 гыйнварына кадәр Татарстан Республикасы территориясендә һава шартлары сизелерлек начарланачак
Актив атмосфера фронтлары узганда шактый явым-төшемнәр, күз күренүчәнлеге сизелерлек кимегән бураннар, бозлавык һәм көчле җил, юлларда көчле бозлавык, кар боткалары һәм кар көртләре хасил булуы көтелә.
31 декабрь, шимбә көнне төнлә явым-төшемсез. Көндез кар көтелә, көнбатыш районнарда көчле, урыны белән буран.
Төнлә температура -7..-12°, көнчыгыш районнарда -18°гә кадәр, көндез -1..-6°, көнчыгыш районнарда -9°га кадәр.
Якшәмбе, 1 гыйнварда шулай ук кар, дымлы кар фаразлана, төнлә кар көчле явачак. Аерым районнарда буран, бозлавык булуы ихтимал. Төнлә температура көтелә-4..-9°, көнчыгышта -12°гә кадәр, көндез 0..-5°.
Дүшәмбе, 2 гыйнварда, кар һәм яңгыр ява, төнлә көчле карлы яңгыр. Урыны белән буран, бозлавык һәм 15-20 м/с тизлектә көчле җил.
Төнлә -1..-6°, көндез -2..+3°.
31 декабрьдән 2 гыйнварга кадәр республика буенча явым-төшем айлык норманың яртысыннан артып китәргә мөмкин.