ТР БТИ Нурлат филиалы директоры Светлана Борзова «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясенә кушылды.
Бөтенроссия игелек марафоны кысаларында ул Нурлаттан Диләрә Мөхетдиновага глобус бүләк итте. Нәкъ менә шундый яңа ел теләге белән ул чыршыдан открытканы алган иде.