Киекле авылында Яңа ел чыршысын ачу бәйрәме узды

2022 елның 30 декабре, җомга

Бәйрәм авыл кешеләренең актив катнашында узды.

Гадәттәгечә, урман чибәре быел да авылның Яңа ел мәйданының төп бизәге булды. Биредә җәен үк Габдулла Тукай әкиятеннән «Шүрәле»персонажлары белән җиһазландырып, парк булдырдылар. Ә Яңа ел алдыннан аларга танылган рус халык әкиятенең башка геройларының – Йомры күмәч, әби - бабайларның кар сыннары, шулай ук Яңа ел персонажлары-Кыш бабай, Кар кызы, Кар малай өстәлде.

Бу көннәрдә генә авыл халкы күңелле итеп чыршы бәйрәмен ачу тантанасын   үткәрде.

«Шунысы игътибарга лаек, авыл халкы бәйрәмгә оештыручыларның чакыруын бик теләп кабул итте, уеннарга, җырларга һәм биюләргә кушылды. Күпләр карнавал костюмнарыннан килгән. Бу авыл тарихында беренче тапкыр иде. Киекле авылында туып-үскән «Ак калфак» татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасының җирле бүлекчәсе җитәкчесе Гөлия Галәмова Кар кызы ролен башкарды.

Ул авыл халкын бәйрәм белән һәм оешма әгъзалары исеменнән котлады.

- Мине игелек атмосферасы, үзара аңлашу, туган телгә, гореф-гадәтләргә сак караш бик сөендерде. Димәк, авыл яши, аның киләчәге бар».

Чара вакытында балалар өчен Кыш бабай белән чана шуу, чыршы тирәли әйлән-бәйлән, күңелле уеннар оештырылды. Иң актив катнашучыларны номинацияләр буенча бүләкләр белән билгеләп үттеләр.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International