Шәһәр һәм район тормышының актуаль мәсьәләләре буенча киңәйтелгән планерка ел азагында шәһәр Мәдәният сараенда предприятие, оешма җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында узды.
Очрашуның көн тәртибен район Башкарма комитеты җитәкчесе Зәррина Сәйфетдинова ачты. Ул агымдагы елда районның торак-коммуналь хуҗалык системасын модернизацияләү чараларын тормышка ашыру һәм алдагы чорга бурычлар турында сөйләде. Район башлыгы Алмаз Сәлимович билгеләп үткәнчә, район Башкарма комитеты җитәкчесе докладындагы һәр сан артында, күп кенә тармакларның профессиональ казанышлары нигезендәге кебек үк, кешеләрнең зур хезмәте тора.
2022 елда районның социаль өлкәсендә дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыруның барышы һәм 2023 елга эш юнәлешләре белән район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Оксана Терентьева таныштырды. Аның чыгышын Нурлат РҮХнең баш табибы Айдар Сәгъдиев тулыландырды. Ул районның сәламәтлек саклау системасы эшчәнлеге йомгаклары, киләсе елда үсеш перспективалары һәм бурычлары турында сөйләде.
Шәһәр һәм район территориясендә Яңа ел, раштуа чараларына әзерлек һәм аларны уздыру, шулай ук Яңа ел бәйрәмнәре чорында халыкны һәм коммуналь хезмәтләрне тормыш белән тәэмин итү предприятиеләре эшчәнлеген оештыру турындагы мәсьәлә белән район Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радик Гыйниятуллин чыгыш ясады. Теманы дәвам итеп, Россия Эчке эшләр министрлыгының Нурлат районы буенча бүлеге начальнигы Юрий Осипов район һәм шәһәр территориясендә Яңа ел һәм раштуа чаралары уздыру чорында хокук тәртибен тәэмин итү чаралары турында сөйләде.
Район мәгариф бүлеге начальнигы Алсу Рәхмәтуллина Яңа ел каникуллары чорында балаларның ялын оештыру турында мәгълүмат җиткерде.
Повестка кысаларында район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов мобилизацияләнгән гражданнарга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча башкарылган эшләр турында сөйләде.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Оксана Терентьева шулай ук агымдагы елның декабрь аенда районның спорт, мәгариф һәм мәдәният өлкәсендәге төп казанышлары белән таныштырды.
Эшлекле киңәшмәнең азагында район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин катлаулы үтеп баручы елда уртак нәтиҗәле эшләгәне өчен барысына да нурлатлыларның мөрәҗәгатьләренә оператив җавап бирергә һәм районның социаль икътисади үсеше планы буенча тагын да югары нәтиҗәле ирешергә дигән теләк белән рәхмәтен белдерде.
- Быелгы ел безнең өчен бик җиңел булмады, әмма бик нәтиҗәле булды. Бик күп эшләнде. Һәр хезмәткәр, муниципаль хезмәткәр, битараф булмаган гражданнарның актив тормыш позициясе безнең уртак уңышларыбыз булып тора. Сезнең хезмәтегез, районыбыз үсеше хакына күп планнарны бергәләп тормышка ашыра алганыбыз өчен, чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Барлык уңай үзгәрешләр һәм яңа башлангычлар киләсе елда да дәвамлы булыр дип чын күңелдән ышанасы килә, – дип билгеләп үтте Алмаз Сәлимович.
Планерка бүләкләү тантанасы белән дәвам итте. Республика тармак бүләкләре, Рәхмәт хатлары һәм район башлыгының Мактау грамоталары тапшырылды. Шунда ук район оешма-предприятиеләренең, авыл җирлекләренең, территорияләрен һәм фасадларын, шулай ук йорт яны участокларын иң яхшы Яңа елга бизәүгә конкурста җиңүчеләрне билгеләп үттеләр. Нурлат районының социаль икътисади үсешенә лаеклы өлеш керткән Хәйриячеләр лаеклы алкышларга лаек булды.