Кече Камышлыдан Рябовларга Яңа ел бүләкләре тапшырдылар

2022 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

Станислав һәм Ксения Рябовлар «Теләкләр чыршысы» Бөтенроссия хәйрия акциясендә катнаштылар.

Аларның яңа ел хыялын Нурлат шәһәре Советы депутаты Әлфия Галәүтдинова һәм Нурлат районы Башкарма комитеты эшләре идарәчесе Ралия Ханиева чынга ашырды.

Әлфия Салих кызы Станиславка автопанорама машинасын бүләк итте, Ралия Йосыфхановна Ксениягә рәсем ясау җыелмасын тапшырды.

Балалар шулай ук алардан татлы Яңа ел бүләкләрен дә алдылар һәм шәһәрнең мәдәният сараенда әкияти тамаша карадылар. Ә күңелле сюрпризлар азагында Станислав белән Ксения Кыш Бабай белән истәлеккә фотога төштеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International