Бүгеннән Иске Иглай авылы халкы чишмә суын кулланачак

2022 елның 29 декабре, пәнҗешәмбе

Иске Иглай авылында яңа ел бәйрәмнәре якынлашканда чишмә суына тоташтырылган суүткәргеч ачылды.

Нурлат муниципаль районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин һәм авылның өлкән кешесе Аркадий Алексеев суны җибәрделәр. Яңа суүткәргеч буенча су авыл кешеләре йортларына керде. Бу вакыйганы авыл халкы бик көтеп алды. Район башлыгы шәхсән үзе су басымы дәрәҗәсен карады: урам ахырында урнашкан йортта булып, хуҗалар йөзендә барлык авыл халкын да зур вакыйга белән котлады.

Бу вакыйга чыннан да бәйрәм рухына узды. Алмаз Әхмәтшин авыл халкын «Татнефть» гранты ярдәмендә кыска вакыт эчендә суүткәргеч төзелүе һәм Яңа ел бәйрәме белән котлады. Ул «Татнефть», «Континент» подрядчы оешмасы адресына рәхмәт сүзләрен белдерде, биредә үк авылның актив халкына рәхмәт хатларын да тапшырды. 

Бәйрәм концерт программасы, әйлән-бәйлән һәм Яңа ел чыршысы янында самавыр янында бергәләп кайнар чәй эчү белән дәвам итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International