1нче мәктәпнең башлангыч сыйныф укытучысы Гүзәлия Һади кызы Фәйзуллина республика конкурсында җиңеп, яңа ноутбукка ия булды.
Бүген Казанда Бәшир Рәмиев исемендәге IT-парк базасында Татарстан Республикасы мәгариф оешмаларының педагогик хезмәткәрләре арасыннан "Цифрлы белем бирү платформасы контентын иң яхшы онлайн кулланучы" конкурсы җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.
Аны зур җиңүе белән котлыйбыз.