Бүген «Грани» мәдәни-ял үзәгендә бу көзге-кышкы чорда хәрби хезмәттән кайткан солдатлар белән очрашу булды.
Очрашу район җитәкчелеге, төрле өлкәләр вәкилләре арасында тере диалог форматында барды.
Нурлат районы хәрби комиссары Заһир Абдуллин беренче булып егетләрне әтиләрчә каршы алды.
«Бу егетләрне без бер ел элек, көзге чакырылышта озаттык. Бүген аларны ныгыган, кыю ир-ат итеп күрүемә шатмын. Аларның барысы да исән – сау әйләнеп кайтты, аларның күбесенә армиядә лаеклы хезмәтләре өчен ел дәвамында Рәхмәт хатлары килде», - диде Заһир Кәрим улы.
Тулаем алганда, очрашу солдатлар өчен бик файдалы булды: монда эшкә урнашу, торак алу, яшьләргә спорт һәм мәдәни ял итү мөмкинлеге турында район башкарма комитеты җитәкчесе Зәрринә Сәйфетдинова, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге җитәкчесе Румия Фәтхетдинова, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге, нефть предприятиеләре вәкилләре җентекләп сөйләделәр.
"Мин армиядән ноябрь аенда кайттым, әлбәттә, туган шәһәремдә калырга уйлыйм. Хәзерге вакытта автотранспорт предприятиесендә инженер булып эшлим. Хәрби хезмәт елы чагыштырмача җиңел узды, дембельгә кадәр соңгы ике атна гына авыр булды", - дип уртаклашты Адель Абдрахманов.
Яңа ел алдыннан гына кайткан тагын бер солдат- Альберт Закиров үз теләкләрен җиткерде.
Чара күңелле нотада тәмамланды: яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Румия Фәтхетдинова балаларга бүләкләр тапшырды, күмәк фото әле озак вакыт матур очрашу турында искә төшереп торачак.