Семинар-киңәшмә «Южная» агрофирмасы базасында узды, анда районның крестьян-фермер хуҗалыклары башлыклары, зоотехниклар, ветеринария табиблары һәм башка белгечләр катнашты.
Гамәли өлеше Киекле авылының сөт комплексында узды. Катнашучылар терлек азыгы үзәгенең җитештерүчәнлеге белән таныштылар, сөт комплексындагы таналарны карадылар.
Семинарның пленар өлеше мәдәният йортында үтте. "АгроИнвест» идарәче компаниясе генераль директорының терлекчелек буенча урынбасары Юрий Лапин чыгышы да катнашучыларда зур кызыксыну уятты. Ул продукция алу өчен терлекләрне ашатуда технологик процесслар турында сөйләде.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ирек Шәрәфетдинов тармакның узып баручы елдагы эшенә йомгак ясады, киләчәккә бурычлар билгеләде.
Тармактагы яңалыклар турында районның баш ветеринария табибы Илнур Ханәфиев сөйләде.