Бүген Халыклар дуслыгы йортында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Олег Морозов исеменнән Нурлат районыннан 20 балага бүләкләр тапшырдылар. Бүләкләрне Кыш бабай һәм Кар Кызы белән бергә депутат ярдәмчесе Галина Терентьева тапшырды.
- Депутаттан бүләкләрне спортчылар, шахматчылар, олимпиадаларда җиңүчеләр, активистлар алды. Алар арасында шулай ук аз керемле гаиләләрдән дә, мобилизацияләнгәннәрнең балалары да бар иде, – дип билгеләп үтте Галина Владимировна.
Бүләкләр һәм бәйрәм чарасы барлык катнашучыларга бик күп якты һәм шатлыклы тәэсирләр бүләк итте.