Нурлат районы халык дружинасының актив әгъзаларын акчалата сертификатлар белән билгеләп үттеләр

2022 елның 27 декабре, сишәмбе

Район Советының зур залында ирекле халык дружинасының район штабы утырышы узды.

Утырыш район Башкарма комитеты җитәкчесе Зәрринә Сәйфетдинова җитәкчелегендә ДНДның район штабы әгъзалары, оешма һәм учреждениеләр җитәкчеләре катнашында узды.

Нурлат районында халык дружинникларын хокук тәртибен тәэмин итүгә җәлеп итүне оештыру буенча эш яхшы оештырылган. Район территориясендә 46 ДНД отряды, 12 халык дружинасы – нефть предприятиеләре, мәгариф учреждениеләре һәм оешмалары базасында оештырылган. Авыл җирлекләрендә хокук тәртибен саклауда 26 халык дружинасы тора.

ДНД әгъзалары офицер патруле, тышкы хезмәтләр һәм полициянең участок уполномоченныйлары белән берлектә җәмәгать тәртибен саклауга җәлеп ителә. График буенча, халык дружиналары үз территорияләрен атнага ике тапкыр патрульли.

2022 елның узган чорында хокук бозуларны кисәтү һәм булдырмау буенча район предприятиеләренең һәм оешмаларының ДНД эше нәтиҗәләре турында Россия ЭЭМның Нурлат районы буенча полиция башлыгы урынбасары вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Юрий Осипов сөйләде. Ул «Нурлатнефть» НГДУсы, Нурлат аграр техникумы һәм 9нчы шәһәр мәктәбенең халык дружиналарының актив эшен билгеләп үтте һәм калганнарның командирларын эшне оештыруга, шулай ук сафларны тулыландырырга чакырды.

"Массакүләм чараларга, киләсе Яңа ел, 9 Май, Сабантуй буларак, һәр оешмадан тагын 2шәр дружиачыны җәлеп итәргә тәкъдим итәм», - дип билгеләп үтте Юрий Николаевич.

Зәрринә Ринатовна эшне оештыруның төгәл графигын төзергә, шулай ук кизү тору журналын тәртипкә китерергә кирәклеге турында әйтте, вакытларын күрсәтте.

Утырыш барышында шулай ук «Нурлатнефть» нефть-газ чыгару идарәсе һәм Нурлат аграр техникумының ирекле халык дружиналачыры эшчәнлеге турында докладлар тыңланды.

ДНДның актив әгъзалары Нурлат районы территориясендә «Җәмәгать тәртибен саклауда актив катнашкан өчен» акчалата сертификатлар белән бүләкләнде. Сертификатларны аларга Зәрринә Сәйфетдинова тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International