Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин Сергей Евлампьевның Яңа ел теләген тормышка ашырды

2022 елның 26 декабре, дүшәмбе

Бүген Нурлат районы башлыгы Алмаз Әхмәтшин «Теләкләр чыршысы» акциясе кысаларында 9нчы шәһәр мәктәбе укучысы, мобилизацияләнгән нурлатлының улы Сергей Евлампьевка Яңа ел бүләген тапшырды.

"Футболны бик яратам, Мин - "Факел 2" футбол командасы капкачысы. Хатта футбол һәм капкачы перчаткаларын сорадым, Яңа ел алдыннан күңелле бүләк өчен зур рәхмәт», – дип уртаклашты Сергей Евлампьев.

Алмаз Сәлимович яшь футболчыга Яңа ел бүләге тапшырганда аңа спортта уңышлар, сәламәтлек, яхшы укуын теләде.

Бу көнне башка нурлатлылар да игелек марафонына кушылды. Әйтик, Нурлат районы буенча Эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре бүләкне Максим Ивашкинга тапшырдылар, ә район Башкарма комитетының мәгълүматлаштыру һәм мәгълүмати куркынычсызлык бүлеге начальнигы Сергей Стрельников Александр Никитинага бүләккә электрон кул сәгате тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International