Урта Камышлы почта бүлекчәсендә «Дуслык» («Дружба», «Туслах») район газетасы әбүнәчеләре арасында Яңа ел алдыннан бүләкләр уйнатылды.
Әлеге почта бүлеге начальнигы Ольга Исаева сүзләренә караганда, монда гәзиткә язылу планы һәр ярты ел саен үтәлә бара.
Уен нәтиҗәләре буенча төп приз Венера Горюновага эләкте, ул бүләккә өстәл лампасын отты.