Республика башкаласында Казан Кремле янында өч көн эшләгән «Татарстан – мин ул» ярминкәсенә йомгак ясалды.
Ярминкә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы, «Минем бизнес» төбәк үзәге тарафыннан «Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык инициативасына ярдәм» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды. Үзмәшгульләр өчен кышкы чорда эш шартлары тудырылган - махсус җылытыла торган ябык сәүдә киштәләре әзерләнгән.
Бөтен республикадан 170тән артык үзмәшгуль Казанда Яңа ел бүләкләре, агач, күн, фарфор савыт-саба, дизайнер бизәнү әйберләре, фермер продукциясе, уенчыклар, өй декоры әйберләре һәм башка продукция тәкъдим итте.
Чараның ябылу тантанасында Татарстан Республикасы Икътисад министрының беренче урынбасары – Эшкуарлыкны һәм конкуренцияне үстерү департаменты директоры Айрат Шәмсиев катнашты. Ул ярминкәдә булып, үзмәшгульләр белән аралашты, татарстанлыларны Яңа ел белән котлады.
"Бүген Татарстанда 230 меңнән артык үзмәшгуль бар, һәм бу чик түгел, без көн саен үз эшен башларга уйлаган гражданнар саны үсүен теркибез. Татарстанлыларга ярдәм итү өчен бездә федераль һәм республика ярдәм чаралары комплексы эшли», - дип билгеләп үтте икътисад министрының беренче урынбасары.
Үзмәшгульләр продукциясен алга этәрү өчен масштаблы ярминкәләр Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгы тарафыннан Эшкуарлыкка ярдәм итү региональ фонды һәм «Минем бизнес» үзәге белән берлектә инде 4 ел рәттән уздырыла. Чараларны әзерләү өчен Министрлык эшлекле һәм эксперт оешмаларын җәлеп итә, бу бизнес өчен чыннан да кирәкле һәм сыйфатлы продукт ясарга мөмкинлек бирә. Мондый формат үзмәшгульләргә үзләре һәм үз эшләре турында сөйләргә, яңа клиентлар һәм фикердәшләр табарга булыша.