Яңа ел бәйрәме алдыннан Нурлат гимназиясендә кар бабайлар парады узды

2022 елның 26 декабре, дүшәмбе

Шәһәр гимназиясендә Яңа ел алдыннан кабинетларны һәм һәр катны иң яхшы бизәүгә бәйге үткәрү инде традициягә әйләнгән. Быел урта һәм өлкән сыйныф укучылары жюри хөкеменә рус халык әкиятләренә багышланган Яңа ел композицияләре тәкъдим иткәннәр – биредә уңайлы мичкә утырган Емеляны, “Тирмәкәй” персонажларын, “Морозко” фильмы геройларын да очратырга мөмкин. Ә башлангыч сыйныф укучылары әти-әниләре һәм педагоглары белән бергәләп фойеда Кар бабайлар парады оештырганнар.

 – Аларны ясауга аерым таләпләр куймадык, шуңа күрә әти-әниләр һәм укучылар бөтен фантазияләрен эшкә җиктеләр. Алар кәгазь, синтепон, җепләр, катыргы, пластик стаканнар, мамык, пенопласт, пластилин, гомумән, кул астында булган бөтен материалларны да кулландылар. Берәүләр гадәти Кар бабайлар ясады, икенчеләр аларны милли киемнәргә, хәтта “Ак Барс” хоккей командасы формасына да киендерделәр. Бик кызыклы күргәзмә килеп чыкты, – дип билгеләп үтте директорның тәрбия эшләре буенча урынбасары Татьяна Евлейкина.

Учреждение коллективы бина фасадын бизәүгә дә креатив якын килгән. Гадәти гирляндалар белән бергә тәрәзәләрне кәгазьдән киселгән совет яңа ел открыткалары персонажлары да бизи. “Матур, экономияле һәм экологик яктан да чиста!” – дип аңлаттылар педагоглар ни өчен шундый декор сайлауларын. Әлеге ниятләрен тормышка ашыру өчен аларга шактый ук көч түгәргә туры килгән – өч катлы бинада тәрәзәләрнең саны 150дән артыграк бит!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International