Бүген Казанның «Татнефть Арена»да республика чыршысы узды.
Аңа авыр тормыш хәлендә калган балалар, ятимнәр, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар, мобилизацияләнгән гаилә балалары, шулай ук укуда, спортта, иҗади һәм иҗтимагый тормышта үзләрен күрсәткән балалар чакырылган.
Чыршы бәйрәмендә катнашучылар арасында Нурлат районыннан мобилизацияләнгәннәрнең балалары да бар иде.
Яңа ел тамашасының темасы-Гаилә, гаилә традицияләре.
Безнең балалар сәхнәдә барган вакыйгаларны кызыксынып, шатланып күзәттеләр.