Традиция буенча быел да, хоккей сезоны ачылу уеннары Кизләү мәктәбендә булды.
Ярышларда Кизләү, Киекле, Фома, Яңа Иглай һәм Чулпан мәктәпләре командалары катнашты. Җиңүне хуҗалар яулады. Икенче урынга Фома мәктәбе укучылары лаек булды, өченче урынны Киекле урта мәктәбе командасы алды.
Барлык тамашачыларны һәм ярышта катнашучыларны мәгариф идарәсе башлыгы Алсу Рәхмәтуллина сәламләде. Җиңүчеләргә һәм призерларга мәгариф бүлегеннән медальләр һәм грамоталар тапшырганда, ул аларга спортта да, укуда да уңышлар теләде.
"Барлык призерлар да Кизләү авылы иганәчеләре – Исмоиловлар, Мортазиннар, Ханиевлар гаиләләреннән акчалата призлар, Илшат Гыймалетдинов, Әсләм Кәбировтан бүләкләр белән бүләкләнделәр. Шәхси эшмәкәрләр Диләрә Әхмәтҗанова һәм Резеда Заһретдинова булачак хоккейчыларны кайнар ризык белән тәэмин итүне оештыруда ярдәм иттеләр. Төрле номинацияләрдә иң көчле уенчылар да мәгариф бүлеге грамоталары белән бүләкләнде, – дип уртаклашты Кизләү төп мәктәбе директоры Гөлнар Билданова. - Кизләү мәктәбенең физик тәрбия укытучысы Рәис Рәшид улы Гыймалетдинов районда беренчеләрдән булып шугалакны әзерләде, бу безнең егетләргә ярышларга әзерләнергә, осталыкларын арттырырга, ә безгә турнирны югары дәрәҗәдә үткәрергә мөмкинлек бирде".