Нурлатлылар мобилизацияләнгәннәргә ярдәм итү өчен 1 миллион сумнан артык акча җыйган

2022 елның 25 декабре, якшәмбе

Мобилизацияләнүчеләргә булышу йөзеннән оештырылган “Ярдәм” фонды счетына нурлатлылардан 1 миллион сумнан артыграк акча кергән. Аларның балалары исә тиздән Казанга Президент чыршысына барачак. Узып баручы ел вакыйгалары фонында илебез халкы чын бердәмлек һәм тупланганлык үрнәге күрсәтә. Бу яктан Нурлатта да зур эш алып барыла. Районда мобилизацияләнүчеләр һәм аларның гаиләләренә ярдәм оештыру буенча эшче төркем җитәкчесе, район башлыгы урынбасары Линар Маняпов билгеләп үткәнчә, нурлатлылардан кергән ярдәм чаралары иң беренче чиратта махсус хәрби операциядә катнашучыларга юнәлтелә.

 – Өлешчә мобилизация буенча районнан 170 кеше чакырылды, аңа кадәр 15 офицерыбыз хәрби хезмәт уза иде инде. Нурлаттан мобилизацияләнгән ирегетләребез Казанда хәрби әзерлек уздылар. Бу вакытта алар белән ныклы элемтәләр урнаштырдык, – ди Линар Нурисламович.

– Хәрбиләргә ярдәм оештыру йөзеннән эшче төркем, “Ярдәм” фонды булдырылды. Халык аңа актив булып кушылды, фонд счетына кыска гына вакыт эчендә оешма, предприятие, учреждениеләр коллективларыннан, җитәкчеләрдән, халыктан 1 миллион сумнан артыграк акча керде. Әлеге сумманың 300 мең сумнан артыгына мобилизацияләнгән нурлатлыларга эчке киемнәр һәм башка кирәк-яраклар алынды. Аларны районыбыз башлыгы Алмаз Сәлимович Әхмәтшин белән егетләргә илтеп тапшырдык. Счетта тагы 600 мең сумнан артыграк акча бар. Хәзерге вакытта әлеге суммага кирәк-яраклар сатып алына, аларны районыбызның “Хәрби туганлык” оешмасы вәкилләре хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы Нурлат егетләренә шәхсән илтеп тапшырачаклар. Әлеге оешма бүгенге көндә актив эш алып бара, алар хәрби операцияләр бара торган урыннарда булып, хәрбиләр белән элемтәләр урнаштырып кайттылар инде. Җыелган акчаларга барлык кирәкяраклар да хәрбиләрнең ихтыяҗларын, үтенечләрен истә тотып алына. Моннан тыш, районда “Игелек тартмасы” волонтерлык хәрәкәте дә зур эш алып бара. Волонтерлар төрле юнәлешләрдә эшли һәм җыелган ярдәмне үзләре үк илтеп кайтуны да оештыра. Мобилизацияләнгән якташларыбызга ярдәм җыю дәвам итә.

 – Күптән түгел барлык оешма - предприятиеләр җитәкчеләре, авыл җирлекләре башлыклары катнашында тагы бер киңәшмә үткәреп, халыкка мөрәҗәгать иттек. Һәм шунысы сөенечле: эш дәвам итә, халык килеп туган хәлне аңлый, хәрбиләрнең көнкүрешләрен җиңеләйтүгә, Җиңүне якынайтуга үзләреннән өлеш кертәселәре, ярдәм кулы сузасылары килә, счет фонды тулылана бара. Моның өчен барлык нурлатлыларга бик зур рәхмәт белдерәсебез килә. Халыкның бердәмлеге иң беренче чиратта менә шундый вакытта сынала бит, – ди Линар Маняпов. Мобилизацияләнгән хәрбиләрнең гаиләләре дә аерым игътибар астында.

 – Районнан махсус хәрби операциядә катнашучыларның гаиләләрендә 125 бала тәрбияләнә, – ди район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Оксана Терентьева.

 – Аларның 85е – мәктәп яшендә. Бүгенге көндә барысы да мәктәпләрдә ике тапкыр түләүсез кайнар ризык белән туклана, мәктәпкәчә яшьтәге 31 бала өчен әниләре ата-ана взносы түләүдән азат ителгән. Барлык балалар өчен дә өстәмә белем бирү программалары буенча занятиеләр бушлай, спорт учреждениеләренә, концертлар, театрлар, музейларга да алар түләүсез кертелә... Гомумән, мобилизацияләнүчеләрнең олы яшьтәге әти-әниләре, хатыннары, якыннарына да төрле яклы ярдәм күрсәтелә. Алар белән ныклы элемтәләр урнаштырылган, һәр гаилә депутатларга беркетелгән. Бу эш алга таба да дәвам иттереләчәк. Якын көннәрдә исә мобилизацияләнүчеләрнең балалары Казанда узачак Президент чыршысына барачак. Алар район башлыгының Мәдәният сараенда узачак Чыршы бәйрәмендә дә катнашачак һәм бәйрәм бүләкләре алачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International