Нурлат районының Чулпан авылында билбау көрәше буенча төбәкара турнир узды

2022 елның 24 декабре, шимбә

Нурлат районының Чулпан авылы 37 еллык тарихы булган көрәш мәктәбе белән дан тота. Бу елларда биредә республика, Россия күләмендә генә түгел, дөнья беренчелекләрендә дә уңышларга ирешкән берничә буын көрәшчеләр тәрбияләнгән. Күп кенә укучылар дистә еллар дәвамында мәктәп һәм аның алыштыргысыз тренеры Расих Сәмигуллин белән тыгыз элемтәдә тора. Үзләре дә традицион турнирның иганәчеләре булалар. Быел да барлык 17 авырлык категориясендә призерлар һәм җиңүчеләр медальләр һәм грамоталар белән бергә призлар да алдылар. Ильяс Садыйков бүгенге көндә спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләргә дә бүләкләр әзерләгән – 6 яшь авылдашына Чулпан көрәш мәктәбе символикасы төшерелгән спорт костюмнары тапшырды.

Инде берничә ел дәвамында турнир төбәкара статуста үткәрелә. Быел да ярышларда Яр Чаллы, Әлки, Аксубай һәм республиканың башка районнары, шулай ук Самара өлкәсе командалары актив катнашты. Турнир 2007-2009 һәм 2010-2012 елларда туган 100 дән артык спортчы катнашында узды.

Ике келәмдә көрәш барышын күпсанлы кунаклар һәм авыл халкы күзәтеп торды.  Тантаналы ачылышта катнашучыларны ТР билбау көрәше федерациясенең башкарма директоры Хәбир Хәбибуллин, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы Румия Фәтхетдинова, мәктәп директоры Әнвәр Шәяхмәтов һәм башка кунаклар сәламләде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International