Нурлаттан Азалия Мортазинаның яңа ел хыялын Татарстанның беренче Президенты тормышка ашырачак

2022 елның 24 декабре, шимбә

Шушы көннәрдә Казанда узган «ТР Муниципаль берәмлекләр советы» ассоциациясенең XVII съезды башланыр алдыннан ТР Беренче Президенты-Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев «Теләкләр чыршысы» акциясендә катнашты.

Яңа ел чыршысыннан ул ике хатны алды, шуларның берсен Нурлат районыннан 13 яшьлек Азалия Мортазина язган хат булып чыкты. Хаттан күренгәнчә, Азалиянең кинолог ролендә булып карыйсы, киләчәктә кинолог буласы килә икән.

«Без Россия Федерациясенең «Теләкләр чыршысы»  акциясе кысаларында хат яздык, анда Азалия балачак хыялы - кинолог булу турында турында язган. 10 декабрьгә кадәр барлык кирәкле мәгълүматларны да тутырдык. Яздык та һәм, әйткәнемчә, оныттык та, – дип сөйләде кызның әнисе Гөлназ Мортазина. - Минтимер Шәриповичның ярдәмчесе шалтыраткач, бик югалып калдым. Барлык детальләр дә сөйләшенде һәм сәяхәт датасы киләсе атнага билгеләнде»

"Яңа ел могҗизалары чыннан да була икән!. Акцияне оештыручыларга минем хыялымны тормышка ашырган өчен рәхмәт! Бу Яңа ел бәйрәменә иң яхшы бүләк», - дип уртаклашты Азалия Мортазина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International