Бүген «Ак Барс» спорт Үзәге территориясендә чаңгы сезонын ачуга багышланган ярышлар узды. Беренче ярышларда Нурлаттан гына түгел, Әлки, Аксубай районнарыннан һәм Самара өлкәсеннән 120дән артык чаңгычы катнашты.
Традиция буенча стартлар алдыннан тантаналы ачылыш узды. Катнашучыларны һәм җанатарларны район Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Оксана Терентьева сәламләде һәм уңышлар теләде. Ул үзе дә чаңгыга басты һәм үз яше категориясендә беренче урынны яулады.
Нурлатлылар чаңгы ярышларын сагынырга да өлгергән. Бүген балалар да, спорт ветераннары да чаңгыга бастылар. Җанатарлар да җыелды, күпләр гаиләләре белән килде. Барлык катнашучылар да чаңгыга күтәренке кәефтә чыкты. Ә җиңүчеләргә һәм призерларга оештыручылардан грамоталар һәм медальләр тапшырылды.