Нурлатлыларны ишегалларын иң яхшы бизәү конкурсында катнашырга чакыралар

2022 елның 24 декабре, шимбә

Чыршы базарлары, сәүдә нокталары төрледән-төрле Яңа ел атрибутикасын тәкъдим итә. Ә бу – үз ишегалдыңны бизәү һәм “ТАТМЕДИА” АҖ республика халкы арасында үз ишегалдыңны Яңа елга иң яхшы бизәүгә игълан иткән “Ә безнең ишегалдында...” бәйгесендә катнашу өчен шәп мөмкинлек.

 Бәйге 2022 елның 23 декабреннән 2023 елның 13 гыйнварена кадәр район һәм республика буенча ике этапта һәм “Шәһәрнең иң яхшы ишегалды”, “Район үзәгендәге иң яхшы ишегалды” һәм “Авыл җирлегендәге иң яхшы ишегалды” номинацияләре буенча үткәрелә.

* бизәлгән ишегалдыгыз яисә подъездыгызның фотосын һәм видеосын 23 декабрьдән 4 гыйнварга кадәр ВКонтакте социаль челтәрендәге үз аккаунтыгызда #аунасводвореТМ #татмедиа15 хэштеглары белән урнаштырып, аларны “Дуслык” (“Дружба”, “Туслах”) редакциясенең redak@ list.ru электрон почтасына да юллагыз.

* 5 гыйнвардан 8енә кадәр тавыш бирү үткәрелә.

 * 9 гыйнварда бәйгенең район этабы җиңүчеләре билгеләнә.

 * 10 гыйнвардан 13енә кадәр tatar-inform.ru һәм tatarinform.tatar сайтларында тавыш бирүнең республика этабы узачак.

*14 гыйнварда нәтиҗә ясалачак. Шул ук көнне җиңүчеләрнең исемнәре “ТАТМЕДИА” АҖ һәм “Нурлатинформ”ның рәсми сайтларында игълан ителәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International