Нурлатта чыршы базарлары эшли башлады

2022 елның 24 декабре, шимбә

Яңа елның төп атрибуты – тере чыршы һәм наратлар белән шәһәрдә әлегә өч ноктада сату итәләр. Алар Хәммәдиев, Гыйматдинов урамнарында һәм Үзәк базарда урнашкан.

 – Шәһәрдә бәйрәм алдыннан чыршылар белән сәүдә итәр өчен ике эшмәкәр 700ләп төп яшь чыршы һәм нарат агачлары алып кайтты инде. Аларны быел Ульян һәм Чиләбе өлкәләреннән кайтарттылар, – ди Россельхознадзорның ТР буенча идарәсе дәүләт инспекторы Салават Фәтхетдинов, нурлатлыларны чыршылар сатып алганда билгеле бер кагыйдәләрне истә тотарга чакырып.

 – Сатучыларда чыршыларның һәр партиясенә карантин сертификаты булырга тиеш. Алар агачларның карантинлы объектлар белән зарарланмаган һәм тиешле лаборатория контроле узуы хакында сөйли. Яңа ел алдыннан чыршы белән сәүдә итәргә җыенучылар исә бу хакта безгә электрон рәвештә яки язмача хәбәр бирергә тиеш.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International