Нурлатлылар махсус хәрби операциядә катнашучы якташларыбыз өчен ризык әзерләүне дәвам итә

2022 елның 24 декабре, шимбә

Хәрәкәт үз эшен ноябрь башында гына башласа да, нәтиҗәләре инде саллы. Бу вакыт эчендә алар солдатлар өчен 1000 порция борщ, 700 порция карабодай боткасы әзерләгәннәр, 100 килограммнан артыграк ит киптергәннәр, махсус хәрби операция зонасына җибәрү өчен 15 тартма ысланган һәм тозланган дуңгыз мае, 40тан артыграк тартма киптерелгән җиләкҗимеш, как әзерләп куйганнар. Әлеге эшчәнлек шәһәрле Елена Алексееваның солдатларга ярдәм итү теләгеннән башланган, башта алар тормыш иптәше белән берничә банка аш ябып караганнар. – “Игелек тартмасы”ның социаль челтәрләрдәге чатына безгә бөтен теләүчеләр дә кушыла ала дип яздым. Районыбызның битараф булмаган бик күп кешесе ярдәм кулы сузды. Хәзер безнең төркемебездә 40тан артыграк кеше бар, – дип уртаклашты Елена Константиновна. Әлеге хатын-кызларның барысы да эштән соң яисә буш вакытларында хәрбиләр өчен коры ашлар, боткалар, витаминлы җыелмалар әзерлиләр. – Кызганычка каршы, һәркемнең дә яшелчәләрне киптерү өчен кирәкле көнкүреш техникасы юк, әмма кызлар кулларыннан килгәнчә булышалар. Мисал өчен, күпләр районыбыз халкы китерә торган яшелчәләрне өйләренә алып кайтып юалар, турыйлар, җиләк-җимеш, ит белән дә шулай ук. Аннары безгә алып киләләр, биредә аларны киптергеч җайланмалар һәм дегидраторлар ярдәмендә киптерәбез, – дип дәвам итте әңгәмәдәшем. Хәрәкәт әгъзаларының берсе Регина Әбҗаппарова каклау өчен күркә ите юнәтү эшен үз өстенә алган. “Арзанракка сатыла торган урын таптык, Казаннан кайтарабыз”, – ди ул. Ә ашлар әзерләү өчен тавыкның ак итен сатып алалар икән.

 – Безнең хатын-кызларыбыз коры фарш ясарга да өйрәнделәр. Аның үз кагыйдәләре бар. Мисал өчен, ит белән суганны майда кыздырырга ярамый, ачы тәм киләчәк. Интернетта төрле рецептлар һәм киңәшләрнең булуы яхшы, – ди Елена Алексеева. Газета укучылары - быз эшләрнең масштабын күзалласыннар өчен берничә санны күрсәтү генә дә җитәдер: коры фарш әзерләү өчен дегидратор 10 сәгать эшләргә тиеш, ә кайбер җиләк-җимешләрне киптерү өчен – 14 сәгатьтән 24кә кадәр! Кулланылган электр уты өчен түләүнең күпме килүен дә исәпләп чыгару авыр түгел, чөнки берьюлы 4-5 киптергеч җайланма эшли бит. Әмма волонтерларны бу да туктатмый. Мәсәлән, 4 бала әнисе Наталья Тихонова таныш-белешләреннән дегидраторлар җыйган, хәзер көн саен 4 җайланма белән кирәкле ингредиентларны әзерли. Күптән түгел генә хатын-кызлар солдатлар өчен озак саклана торган ризыкларны әзерләүнең тагын бер ысулын тапканнар. Алар токмач, карабодай, дөге, кәтлит һәм башка ризыкларны гадәти рәвештә әзерләп, порцияләргә бүләләр дә, вакуумлы пакетларга салып туңдыргычта катыралар. Мондый хәлдә һәр пакет, суыткычта булмаса да, бер атнага якын бозылмыйча саклана. – Кирәк булганда, ризыкны җылыту өчен пакетны кайнап торган суга салып тору да җитә. Бернинди авырлыгы да юк, ә солдатлар тәмле өй ризыгы белән тәэмин ителәчәкләр, – ди Елена Алексеева, Дина Лукьянова, Марина Никонорова, Надежда Еремеева, Ольга Максимова, Альбина Мәхмүтова һәм Елена Мингалимованың уртак эшкә керткән өлешләрен билгеләп. Елена Мингалимова, сүз уңаеннан, “Җиңү өчен тәмтомнар!” һәм “Игелек тартмасы” волонтерлык хәрәкәтләре өчен эмблемалар да ясаган. Ә Яңа ел алдыннан хәрәкәт әгъзалары хәрбиләргә бүләкләр дә әзерләгәннәр: алар шәхси гигиена әйберләре белән бергә нурлатлылардан татлы җыелмалар да алачак. – Күптән түгел генә махсус хәрби операциядә катнашучыларның берсе безнең белән элемтәгә чыкты һәм барлык сугышчылар исеменнән битараф булмаган нурлатлыларга рәхмәт сүзләре тапшырды, – дип уртаклашты волонтер.– Без әзерләгән ризыкны ашагач, өйгә кайткан кебек булдым, ди. Аның сүзләреннән күзгә яшьләр килде һәм без эшебез бушка булмавын аңладык. Димәк, һәркайсыбыз алга таба да һәр яңа көнне Җиңүгә үз өлешебезне кертүгә багышлаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International