Нурлатлы Фирдәвес Нуретдинова өен бизәр өчен 20-30 мең сум акчасын да кызганмый.
Аның йортын озак эзләп йөрергә туры килмәде: Көньяк-Көнбатыш микрорайонында Андреев урамына борылу белән үк җемелдәшеп торучы якты утлар күзгә ташланды. Килгән саен үз еңне әкияткә якынайгандай хис итәсең. Йортның бөтен тирәягы, ишегалды, коймалары, йорт яны территориясе Яңа ел гирляндалары белән бизәлгән. Җемелдәшеп торучы кызыл, зәңгәр, сары төстәге утлар бөтен урамга бәйрәм кәефе өстәп тора. Ә йортның хуҗабикәсе моңа бик шат.
– Менә өченче ел инде территориябезне шулай итеп бизибез, – дип уртаклашты ул.
– Миңа бик ошый. Ел саен бизәү өчен яңа элементлар, иллюминацияләр алып кайтам. Кая гына барсам да – Казан булсынмы ул, Ульян яки Самарамы – инде җәйдән сатып ала башлыйм. Йортны Яңа елга бизәү шактый чыгымнар таләп итә. Сатып алырга 20-30 мең сумнар акчасы китсә, декабрьгыйнвар айларында электр энергиясе өчен дә артыграк түләргә туры килә.
– Кызганыч түгел. Матурлыкны яратам, балалар шатлана, күршеләргә дә ошый. Быел соңгарак калып бизәдем, шуңа да күршеләр: “Бизәмисезме әллә?” – дип тинтерәтеп бетерделәр, – ди ул. Ел саен биредә яңа композиция барлыкка килә. Быел, мәсәлән, боланнар җиккән Кыш бабай кунакка ашыга, янәшәдә генә – Санта Клаус, ә ишегалдында – шат күңелле Кар бабай. Әлеге гүзәллекне булдырырга кызы һәм кияве ярдәм итә икән.
– Болан һәм чана фигураларын киявем фанерадан кисте, аннан инде бергәләшеп утлар белән бизәдек, – дип уртаклашты Фирдәвес Мәүлетовна, якыннарының тырышлыгын мактап.
– Алар булмаса, болай бизи дә алмаган булыр идем. Агачлар да төсле утларга күмелеп утыра, койманың эчке ягында исә тагы да сокландыргыч күренеш: зәңгәрсу кар бөртекләре, төсле Яңа ел шарлары, утлар шарлавыгы өй ишегенә кадәр озата бара, бераз читкәрәк күз ташласаң, анда бизәлгән беседка ерактан үзенә чакырып тора. Фирдәвес Мәүлетовна менә инде өченче ел рәттән ишегалды территориясен бизәү буенча Яңа ел бәйгесендә катнаша. Әмма, үзе әйтүенчә, җиңү яулау үзмаксат түгел.
– Иң мөһиме – бар да матур булсын, – ди ул. Шунысын да әйтик, узган елда ул бәйгедә җиңүче булган. Фирдәвес Мәүлетовна 40 елга якын М.Хуҗин исемендәге спорт комплексында завхоз булып эшләгән. Шуңа да Яңа ел бәйрәменә әзерләнү, чыршы бизәүдә һәрчак актив катнашкан. Еш кына үзе дә Яңа ел персонажлары костюмнарына киенгән, Кыш бабай да, Кар кызы да булырга туры килгән... Тормышта да шат күңелле Фирдәвес Нуретдинова, аны ул тирә-яктагылар белән бик теләп бүлешә һәм Яңа елның һичшиксез яхшылык алып киләсенә чын күңелдән ышана