Район авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре киң ассортиментта продукция тәкъдим итте.
Иртәдән "Казан" агросәнәгать паркында Нурлат районы да актив катнашкан авыл хуҗалыгы ярминкәсе ачылды. Фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар, авыл җирлекләре, кооперативлар, районның авыл хуҗалыгы предприятиеләре башкала халкына бәйрәм табынына зур ассортиментта продукция тәкъдим итә. Болар-кош ите, сыер ите, сөт, сөт продуктлары, ит, икмәк продукциясе, яшелчәләр, бал һәм һ. б.
Ярминкә-хуҗалыкларда үстерелгән продукцияне сату өчен яхшы мөмкинлек.