Иртәгә Нурлатта көчле җил, бозлавык һәм томан булуы көтелә

2022 елның 23 декабре, җомга

2022 елның 24 декабрендә Татарстан Республикасы территориясендә көньяк-көнбатыштан 15-17 м/с  тизлектә көчле җил, юлларда көчле бозлавык, кар боткасы, томан булуы көтелә.

Иртәгә Нурлат районында болытлы һава көтелә, юеш кар һәм яңгыр, җил көньяк-көнбатыштан, көньяктан 6-11 м/с, урыны белән 15-17 м/с кадәр тизлектә.

Төнлә минималь һава температурасы -1..+1˚.

Көндез максималь һава температурасы +1..+3˚. Юлларда урыны белән көчле бозлавык, кар боткасы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International