Бүген, 23 декабрьдә, Нурлатта ел саен үткәрелә торган «Ел тәрбиячесе» һәм «Ел укытучысы» Бөтенроссия педагогик осталык конкурсының муниципаль этабына йомгак ясалды.
Тантаналы чара район мәгариф учреждениеләренең күпсанлы вәкилләре катнашында 9нчы шәһәр мәктәбендә узды. Барлык катнашучыларны мәгариф идарәсе башлыгы Алсу Рәхмәтуллина сәламләде.
“Мин сезгә иҗади уңышлар телим, сезнең энтузиазм, яшьлек аларны чын күңелдән тормышка ашырсын", – дип мөрәҗәгать итте ул катнашучыларга һәм һөнәри конкурста җиңүчеләрне һәм призерларны котлады.
Сәхнәдә җиңүчеләрне һәм призерларны хөрмәтләделәр. «Ел тәрбиячесе» исеме өчен районның 28 мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе тәрбиячесе, «Ел укытучысы» номинациясендә 13 педагог көч сынашты. Нәтиҗәдә, «Ел тәрбиячесе» номинациясендә «Буратино» балалар бакчасы логопед укытучысы Лилия Бакирова җиңү яулады, «Туган телле тәрбия һәм укыту төркеме тәрбиячесе» номинациясендә 1нче урынга «Алсу» балалар бакчасы тәрбиячесе Роза Туктарова лаек булды.
Нурлат гимназиясенең математика укытучысы Лилия Гыйләҗева Бөтенроссия педагогик осталык конкурсының муниципаль этабы җиңүчесе - “Ел укытучысы" исеменә лаек булды. 2нче шәһәр мәктәбенең чит тел укытучысы Екатерина Романова «Педагогик дебют» номинациясендә иң яхшысы булды.
Педагогик осталык конкурсының җиңүчеләре һәм призерлары 25-26 гыйнварда республиканың 6 районы вәкилләре катнашында гимназия базасында узачак Бөтенроссия конкурсының зона этабында катнашачак.