Линар Маняпов «Иң яхшы депутат берләшмәсе – 2022» конкурсында беренче урынга лаек булды
Кичә Казанда «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең төбәк сәяси советы Президиумы утырышы узды. Утырышта ел йомгаклары ясалды һәм киләсе елга планнар билгеләнде.
Шулай ук ел саен үткәрелә торган партия конкурсларында җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Бүләкләнүчеләр арасында Нурлат муниципаль районы Советында «Бердәм Россия» депутатлар фракциясе җитәкчесе, район Башлыгы урынбасары Линар Маняпов та бар. Ул «Иң яхшы депутат берләшмәсе-2022» конкурсының «Территорияне социаль – икътисадый үстерү программаларын гамәлгә ашыруда депутат фракциясенең роле» номинациясендә җиңүче булды.