Нурлатта Татарстан Республикасы Экология һәм табигый байлыклар министры урынбасары Егор Тарнавский «Цифра»дәресе үткәрде.
Дәрес «Киләчәк» балалар иҗаты үзәгендә узды һәм мәгълүмат саклау сервисларына багышланган иде. 1нче шәһәр мәктәбенең информатика укытучысы Рузилә Гатина бу сервиста ничек эшләргә кирәклеге турында сөйләде. Шунда ук Егор Александрович циффрлаштыру елына йомгак ясады, балаларның активлыгын һәм заманча технологияләрне тирәнрәк белү теләген билгеләде.
Нурлат районы Башкарма комитеты җитәкчесе Зәрринә Сәйфетдинова озатуында Егор Тарнавский «Киләчәк» балалар иҗаты үзәгенә экскурсия ясады, аның уникальлеген һәм җиһазланышын билгеләп үтте.