Мәдәният йортына микрорайонда яшәүчеләр тантана башланганчы ук җыела башлады. Яңа ел көйләре монда балаларны гына түгел, өлкәннәрне дә бәйрәмгә дәште. Бәйрәм кунакларын «Югары Нурлат» территориаль ижтимагый үзидарәсе рәисе Ильяс Төхвәтуллин сәламләде. Ул микрорайонда яшәүчеләрне Яңа ел белән котлады һәм аларга иминлек, бәхет һәм барлык теләкләрнең тормышка ашуын теләде.
Сәхнәдә үзешчән артистлар башкаруында җырлар яңгырады, әкият персонажлары булып киенгән балалар уеннарда катнашты. Микрорайонның өлкән яшьтәге халкы да читтә тормады, барысы да Кыш бабай һәм Кар Кызы белән әйлән-бәйлән уйнады, аннары бергә бию мәйданчыгына да чыктылар.