Нурлатта янгын куркынычсызлыгы тикшереләчәк

2022 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Яңа ел бәйрәмнәре якынлашу сәбәпле, предприятиеләрнең янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, Яңа ел алдыннан саклана торган объектларда 73 ПСЧ вәкилләре белән бергә тикшерүләр үткәреләчәк.

Тикшерүләр барышында түбәндәгеләргә игътибар бирергә:

- Яңа ел чыршыларын, шулай ук биналарны һәм объект территорияләрен бизәү өчен сертификатлы электр гирляндаларын һәм иллюминацияләрне куллану;

- Яңа ел чыршыларын урнаштырганда эвакуация юлларының горизонталь участокларының норматив киңлеген саклау;

- электр гирляндаларының төзеклеге, иллюминация, шулай ук чыршы агачларын  дөрес урнаштыру кагыйдәләрен саклау;

-тышкы янгынга каршы су белән тәэмин итү чыганакларын төзек хәлдә тоту, аларга янгын автомобильләре керү мөмкинлеген тәэмин итү, янгын сүндерү чыганакларын кардан һәм боздан чистарту эшләрен вакытында башкару.

 

73 ПСЧ инспекторы Михаил Смирнов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International