Нурлатның "Грани” ял - мәдәни үзәгендә чыршы утлары кабынды

2022 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

«Грани» мәдәни-ял үзәгендә Кыш бабай белән Кар кызы Яңа ел чыршысы утларын кабыздылар.

Педагог Диләрә Гатина җитәкчелегендә «Гамма» балалар вокал студиясендә катнашучылар чараны ачтылар һәм барлык кунакларны сәламләделәр.

Чыршыны ачу тантанасына өлкәннәр һәм балалар, шулай ук «Кормыш» бистәсендә яшәүче өлкән яшьтәгеләр дә килгән иде.

Олеся Селиванова, Сирень Айткулова, Антонина Артамонова, Рәзилә Әхмәдиева, Марина Игнатьева һәм Миләүшә Кәримова һәм башка вокалистлар башкаруында күңелле һәм дәртле җырлар яңгырады.

Аниматорлар үткәргән традицион конкурслар һәм уеннар бәйрәмдә катнашучыларның барысына да ошады.

Автор: Антонина Артамонова

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International