Нурлат балалар сәнгать мәктәбендә вокал классы концерты булды

2022 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

20 декабрьдә Нурлат «Сәләт» балалар сәнгать мәктәбенең концертлар залында Роза Әхмәтҗанованың вокал классы отчет концерты узды.

Чарада татар композиторларының җырлары бик матур һәм эмоциональ башкарылды. Тамашачылар һәр башкаручыны җылы каршы алды, ә чара ахырында Кыш Бабай һәм Кар кызы пәйда булды, алар яшь артистларга татлы бүләкләр таратты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International