Татарстан Республикасы яшь гражданнарының IX форумында Нурлат укучылары да катнаша

2022 елның 22 декабре, пәнҗешәмбе

Нурлат районы делегациясе составында шәһәр мәктәпләреннән балалар иҗтимагый хәрәкәте активистлары да бар. 

Алар-9нчы мәктәп укучысы Иван Будашкин, тугызынчы сыйныф укучылары Булат Ибраһимов (3нче мәктәптән) һәм Самирә Сәмәрханова (2нче мәктәп). 

Нурлат яшьләре балалар инициативаларын хуплауга, яшь гражданнарның иҗтимагый активлыгын үстерүгә, балалар оешмаларына ярдәм итү механизмын ныгытуга һәм камилләштерүгә, балалар һәм яшьләр проблемаларын хәл итүгә җәмгыять һәм дәүләтнең игътибарын җәлеп итүгә юнәлдерелгән проектта катнаша.

Активистларыбыз эше волонтерлык эшчәнлеге, спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше, мәдәният, мәгариф һәм фән, экологик һәм патриотик тәрбия буенча тематик секцияләрдә оештырылды.

IX форум кысаларында шулай ук Яшьләр активистлары "ТАТМЕДИА" АҖ Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм республика басмалары хезмәткәрләре белән очрашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International