Яңа ел бәйрәмнәре якынлашу һәм Яңа ел чорында оешмаларның янгын куркынычсызлыгын тәэмин итү максатыннан, 73нче янгын сүндерү бүлеге инженер-инспектор составы тикшерүләр үткәрә.
Тикшерүләр барышында түбәндәгеләргә игътибар ителәчәк:
сертификатланган электр гирляндаларын, чыршы уенчыкларын куллануга;
янгын куркынычы янаган объектлар территориясеннән читтә электр гирляндаларын һәм рөхсәт ителгән шартлаткычларны, иллюминацияләрне куллануга;
тышкы янгынга каршы су чыганакларын төзек хәлдә тоту, аларга якын килү, куллану мөмкинлеген тәэмин итү;
электр гирляндаларын куллану, иллюминация, шулай ук чыршыларны дөрес урнаштыруга.
73ПСЧ инспекторы Лилия Шәкүрова