2022 елның 22 декабренә Татарстан Республикасы территориясендә гадәттән тыш хәлләр барлыкка килү турында көндәлек фараз

2022 елның 21 декабре, чәршәмбе

22 декабрьдә Татарстан Республикасы территориясендә аязучан болытлы булачак.

Төнлә урыны белән кечкенә кар, томан. Көндез кар явачак, аерым районнарда буран.

Җил көньяк-көнчыгыштан көньяк-көнбатышка таба 6-11 м/с, көндез урыны белән 15-18 м/с.

Төнлә минималь һава температурасы -13..-16,

Иртә белән-8..-11˚кадәр күтәрелергә мөмкин.

Көндез максималь һава температурасы -2..-5˚.

Юлларда бозлавык саклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International