Нурлат районы делегациясе "Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы" ассоциациясенең XVII съезды эшендә катнаша

2022 елның 21 декабре, чәршәмбе

Бүген Казанда " Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләре советы" ассоциациясенең XVII съезды уза.

Съезд эшендә район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин җитәкчелегендә Нурлат районы делегациясе дә катнаша. Делегация составына районның авыл җирлекләре башлыклары да керде.

Быел съезд эшендә Татарстан Республикасының барлык муниципаль берәмлекләреннән вәкилләр – 956 делегат, шулай ук чакырылган 200 дән артык кеше - Республика дәүләт хакимияте органнары вәкилләре, җирле үзидарә органнары ветераннары, җирле үзидарә органнары җитәкчеләре һәм якташлар җәмгыятьләре җитәкчеләре катнаша.

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International