Нурлатның шикәрчеләр микрорайонында тантаналы рәвештә яңа ел чыршысы ачылды

2022 елның 21 декабре, чәршәмбе

Яңа Ел бәйрәмнәренең иң яраткан кунакларын каршы алырга теләүчеләр күп булды.

Нурлат муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Радик Гыйниятуллин нурлатлыларны район Башлыгы Алмаз Әхмәтшин исеменнән Яңа ел белән котлады. Ул барысына да сәламәтлек, бәхет, иминлек, уңышлар теләде.

Сәхнәдән бәйрәмгә җыелучыларны Кар патшабикәсе сәламләде. Балалар бик теләп аның бәйгеләрендә катнаштылар һәм татлы ризыклар да алдылар.

Ә бәйрәмнең төп тылсымчысы - Кыш Бабай, микрорайонда яшәүчеләр белән чыршы тирәсендә әйлән-бәйлән уйнады.

Чара җырлар һәм дәртле биюләр белән дәвам  итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International