Ведомствоара комиссия утырышы җирле эшмәкәрләр катнашында узды.
Бүген Нурлат муниципаль районының алкогольле һәм спиртлы продукция әйләнеше өлкәсендә хокук бозуларны ачыклау һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы булды. 2022 елның 11 аедагы эш нәтиҗәләре һәм Татарстан Республикасында алкогольле продукцияне ваклап сату базарларындагы хәлнең торышын бәяләү күрсәткечләре буенча гомуми рейтингта район позициясе турында Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органы башлыгы Александр Панов таныштырды.
Җан башына алкогольле продукцияне сату күләме агымдагы елның гыйнвар-ноябрь айларында 10,3 л тәшкил иткән, бу узган ел белән чагыштырганда 108% тәшкил итә.
ТР буенча Роспотребнадзор Идарәсенең Нурлат районындагы территориаль бүлеге начальнигы Гүзәл Әхмәтҗанова Нурлат районы территориясендә кискен алкоголь белән агулануларга анализ ясады. Утырыш алкоголь продукциясе җитештерү буенча республика предприятиеләре вәкилләре чыгышлары белән дәвам итте.
Утырыш кысаларында бүләкләү тантанасы да булды. Александр Панов Дәүләт алкоголь инспекциясенең Чистай территориаль органының әйдәп баручы эксперты Алия Гәрәевага Татарстан Республикасы кулланучылар базарында алкогольле продукция җитештерүне һәм аның әйләнешен тикшереп торуны оештыруга керткән зур өлеше өчен Мактау грамотасы тапшырды.
Кулланучылар хокукларын яклау буенча республика олимпиадасында актив катнашкан өчен сертификат белән Нурлат шәһәренең 3нче мәктәбе укучысы Айзилә Мусина, ә мәктәп укытучысы Венера Гомәрова Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.