Нурлат чыгарылыш укучылары өчен республика югары уку йортлары вәкилләре белән онлайн очрашу узды

2022 елның 20 декабре, сишәмбе

Нурлат районы мәктәпләрендә 9 һәм 11 нче сыйныф укучылары белән профориентацион онлайн очрашу булды.

Чыгарылыш сыйныф укучылары һәм аларның ата-аналары Алабуга институты һәм Казан Идел буе (федераль) университеты вәкилләре белән югары уку йортына һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләренә керү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International