19 декабрь кичендә төнлә һәм иртән Татарстан Республикасы территориясендә күз күрүчәнлеге 500 метр һәм аннан да азрак булган томан көтелә. 20 декабрьдә аязучан болытлы һава көтелә, төнлә күбесенчә явым-төшемсез, көндез бераз кар. Төнлә һәм иртә белән аерым районнарда томан булачак. Җил төньяк-көнбатыштан 5-10 м/с.
Төнлә минималь һава температурасы -15..-18˚.
Көндез максималь һава температурасы -7..-9˚. Юлларда бозлавык саклана.