Нурлатлылар гуманитар ярдәм җыюны дәвам итәләр

2022 елның 19 декабре, дүшәмбе

Нурлатлылар акчалата гына түгел, эшләре белән дә булышалар. Районыбызда яшәүчеләр башка шәһәрләрдән кирәкле әйберләрне алып кайтуда үз ярдәмнәрен тәкъдим итәләр. Мәсәлән, Дамир Закиров шундыйлардан.

 – Мин таксист, Казанда көн саен булам. Валентина Васильевна ни дә булса алып кайтырга сорый икән, беркайчан кире бормыйм. Хәзер, илебез өчен авыр вакытта, без читтә кала алмыйбыз, – дип уртаклашты ул. Шул көннәрдә ул Казанга “Игелек тартмасы” эмблемасы белән наклейкаларны ала барган, әлеге наклейкалар алда телгә алынган “УАЗ Патриот” машинасына ябыштырылачак.

Елаурдан 63 яшьлек Александр Тумаков та волонтерларга изге нияттән ярдәм итә. Авыл хатын-кызлары солдатларга киемнәр тегә алсыннар өчен, ул аларга Нурлат волонтерларыннан тукымалар һәм кирәкле фурнитураларны кайтарып тора. Үзенең транспорты да юк икән әле.

 – Автобуслар йөреп тора бит, утырам да китәм, аннан кире кайтам. Туганым Елена Тумакова тегә, аңа кирәкле нәрсәләрне кайтарып бирәм дә, – дип сөйләде Александр Александрович.

 – Күптән түгел мичләр ясар өчен буш газ баллоннары кирәк дип укыган идем, авылдашлар арасыннан эзләргә тотындым, авыл җирлеге башкарма комитетына мөрәҗәгать иттем, бу эшне дә бергәләшеп оештырачакбыз.

Волонтерлар үз эшчәнлекләрен оештырганда гуманитар ярдәмнең барлык юнәлешләрен дә колачларга тырышалар. – Без махсус техника, коптерлар, прицеллар, төнге күзәтү приборлары, кыскасы, хәрби бурычларны үтәү өчен кирәкле барлык нәрсәләрне дә сатып алабыз. Җылы киемнәр, медикаментлар турында да онытмыйбыз, расходлау материаллары, ашамлыклар сатып алабыз. Хатын-кызлар ризык әзерләсә, оста куллы ир-егетләр мичләр ясау белән мәшгуль. Тиздән нурлатлылар күпләп җыйган одеяллар, матрацлар, мендәрләрне госпитальгә җибәрү өчен әзерләячәкбез. Берләшеп кенә без солдатларга булыша алачакбыз, безнең көч бердәмлектә, – ди Валентина Клявлина.

 Гуманитар ярдәм җыю дәвам итә, аңа барлык теләүчеләр дә кушыла ала. Ул чагында махсус хәрби операциядә катнашучыларга Яңа ел бүләкләре дә күбрәк җибәреләчәк.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International