Нурлатлылар солдатлар өчен кием тегүне дәвам итәләр

2022 елның 19 декабре, дүшәмбе

Татьяна Ямугина үз өендә оештырган тегү цехында тәүлек буена эш кайный дип, әйтергә була.

– Гуманитар ярдәм җибәрүгә уртак тырышлык белән без 39 өс киеме, 90 балаклава, оекбаш һ.б. тектек һәм төрдек, кызлар эчке кием әйберләрен дә күп текте, – дип билгеләп үтте Татьяна Ямугина.

Тегеп кенә калмадылар, һәр әйбергә солдатлар өчен изге теләкләр белән җылы сүзләр дә беркеттеләр, кечкенә генә сюрприз турында да онытмадылар – һәр пакетта сугышчыларны шоколад көтә.

Хезмәттәшләребез дә уртак эштән читтә калмады. Оста каләм һәм төгәл сүз белән эш итәргә күнеккән журналистлар буш вакытта тегү машинасы артына утырып, уртак игелекле эшкә үз өлешләрен кертәләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International