Киләсе елның беренче яртысында Нурлат өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йорты адресына район газетасының 71 нөсхәсе килеп торачак. Социаль учреждение хезмәткәрләре аларның 56сын – үзләре, калган 15ен – рус, татар һәм чуваш телләрендә бишәр газетаны – интернат-йортта яшәүчеләр өчен яздырганнар. Әлеге газеталар китапханәдә саклана, өлкәннәр аларны кулдан-кулга йөртеп, чиратлашып укыйлар икән.
– “Дуслык” белән мин 2005 елдан – интернат-йортта яши башлаганнан бирле таныш. Шуннан район газетасының бер санын да калдырганым юк, – ди Владимир Чернуха. Сүз уңаеннан, үзешчән сәнгатьтә катнашучы буларак, ул күп тапкырлар мәкаләләребез герое булды, үзенең организмын чыныктыру тәҗрибәсен газета укучыларыбыз белән уртаклашты. Әмма әлеге язмаларның берсен дә сакламаган. Моны ул гади генә аңлатты: – Нигә элеккегеләргә әйләнеп кайтырга? Тормыш бер урында гына тормый, алга атларга кирәк. Миңа 76 яшь, һәм минем озаграк яшисем килә. Районканы теләп укыйм, аңардан башка ике кулсыз кебек. Барлык яңалыкларны, вакыйгаларны белеп торам, белдерүләр белән дә кызыксынам. Менә, мисал өчен, газета аша котлау бирәләр – ул да күңелгә рәхәт бит. Миңа барысы да ошый, районыбызда яшәүче кешеләр, вакыйгалар кызыксыну уята. Учреждение хезмәткәрләре Владимир Аркадьевичның “Дуслык”ның һәр санын көтеп алуын раслыйлар. Алар районка һәр йортта булырга тиеш, ә ул аларныкы кебек уртак булганда, бигрәк тә, дип саныйлар.