«Нурлат-информ» конкурста җиңүчеләр өчен Түбән Кама дәүләт театрына сәфәр оештырды

2022 елның 18 декабре, якшәмбе

Делегация составына шулай ук матбугат ветераннары һәм җирле авторлар керде.

Түбән Кама шәһәрендә якташыбыз, баш режиссер, Туфан Миңнуллин исемендәге Түбән Кама дәүләт татар драма театры директоры, халык артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Рөстәм Галиевның «…Чаклар» («…Времена») китабын тәкъдир итү булды. Чара Казан, Түбән Кама, Башкортостаннан күпсанлы кунаклар, шулай ук республиканың төрле театрлары вәкилләре катнашында узды.

Нурлатлылар – авылдашлары, сыйныфташлары, туганнары, шулай ук «Нурлат-информ» коллективы да кызыклы иҗади кичәнең кунаклары булдылар. Традиция буенча «Нурлат-информ» делегациясе составына редакция конкурсында җиңүчеләр дә керде. Бу юлы җирле журналистлар белән бергә шәһәрнең балалар бакчалары мөдирләре Гелсинур Әбделманова («Буратино»), Гөлүсә Нугаева («Алсу»), Ләйсән Төхвәтуллина («Камыр Батыр»), Назлыгөл Могыйнова («Кояшкай») һәм Чәчәк Газизова («Әкият») сәфәр кылдылар. Алар барысы да «Безнең ышанычлы партнер» редакция конкурсында җиңүчеләр булдылар. Делегация составына җирле авторлар Фәүзия Мөхәммәтова һәм Әлфия Төхвәтуллина да керде.

Баш мөхәррир-«Нурлат-информ» филиалы җитәкчесе Резеда Гиняева Рөстәм Галиевка барлык нурлатлылар исеменнән котлау сүзләре һәм теләкләрен җиткерде, ә Татарстан Республикасы Язучылар берлеге әгъзасы Фәүзия Мөхәммәтова талантлы якташыбызга багышланган шигырьләрен укыды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International