ДНР, ЛНР, Запорожск һәм Херсон өлкәләре гражданнары Россия хокукларын ала һәм транспорт чарасын теркәргә мөмкин.
Россия Федерациясенең яңа субъектларын Россия Федерациясенең хокукый системасына интеграцияләү һәм гражданнарның - аларның территорияләрендә яшәүче транспорт чаралары хуҗаларының хокукларын гамәлгә ашыруны тәэмин итү максатларында Россия Федерациясе Хөкүмәтенең 2022 елның 2 декабрендәге 2216 номерлы карары белән агымдагы елның 14 декабреннән үз көченә кергән транспорт чараларын теркәү һәм машина йөртү таныклыкларын бирү буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтү үзенчәлекләре расланды.
Донецк Халык Республикасы, Луганск Халык Республикасы, Запорожск һәм Херсон өлкәләре гражданнары өчен Татарстан Республикасында транспорт чараларын теркәү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү бары тик Казан шәһәре, Оренбург тракты, 5 адресы буенча урнашкан Казан шәһәре буенча Россия ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясенең ТН һәм РАС бүлегенең 1нче номерлы бүлекчәсендә генә гамәлгә ашырыла. Эш режимы: дүшәмбедән җомгага кадәр 8:00-18:00, шимбә һәм якшәмбе көнне 8:00-17:00, төшке ашка тәнәфес 13:00-14:00 белешмәләр өчен телефон: (843)5-333-762 (-759).
Чит ил машина йөртү таныклыкларын алыштыру нәтиҗәсендә Россия илкүләм машина йөртү таныклыкларын бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү бары тик Казан ш., Модельная ур., 10 адресы буенча урнашкан Казан шәһәре буенча Россия ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясенең имтихан бүлегендә генә гамәлгә ашырыла. Эш режимы: дүшәмбе 8:00-20:00, сишәмбедән җомгага кадәр 8:00 - 17:00, Шимбә 8:00-16:00, Якшәмбе ял көннәре, төшке ашка тәнәфес 13:00 - 14: 00.
Белешмәләр өчен телефон: (843) 278-54-68, 278-54-58.