Нурлат китапханәсе хезмәткәрләре якыннарына «Дуслык»ка язылу бүләк итә

2022 елның 17 декабре, шимбә

Җирлекара үзәк китапханәдә бөтен коллективлары белән һәр ярты ел саен район газетасын яздыру кебек матур традиция яшәп килә.

– Коллективыбыз бердәм, тату, җаваплы, бездә хезмәттәшлек һәм үзара аңлашу атмосферасы хөкем сөрә. Әбунә кампаниясе игълан ителгәч үк, без хезмәткәрләр исемлеген төзибез һәм аны квитанцияләр тутыру өчен юллыйбыз. Газетаны өч телдә дә яздырабыз, – диде җирлекара үзәк китапханә директоры Роза Липатова. Коллективта район газетасын үзләре өчен генә түгел, якыннарына бүләк итеп тә яздыручылар бар. Мисал өчен, инновация-методика бүлеге мөдире Алия Халикова шул рәвешле әтисе Дамир Миңнеханович белән әнисе Гөлшат Исламовна Гайсиннарны сөендерә. – Алар “Дуслык”ны 40 ел элек үк яздыралар иде, шуңа мин аны балачактан бирле укыйм. Гаиләбезнең почта тартмасы ял көннәрендә генә буш торгандыр. Әти белән әни күпсанлы газета-журналлар алдыралар иде, әмма районка алар арасында һәрвакыт беренче урында булды. Газетаны яраталар, чөнки үзләре гомерләре буе яши торган район тормышы белән кызыксыналар, күп кешеләрне беләләр һәм барлык яңалыклар, вакыйгалардан да хәбәрдар буласылары килә. “Дуслык”ны яздыру традициясе үз гаиләмдә дә дәвам итә. Бүген “Интернет гасыры” булуга да карамастан, бер нәрсәне дә газета уку белән чагыштырып булмый. Яңалыклар колонкасын, кешеләр турындагы мәкаләләрне, шигырьләр, хикәяләр, әдәби сәхифәләрне яратып укыйм, – дип уртаклашты Алия Халикова.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International